Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль , 23:35

Уфага Марат Хөснуллин килде

Ул башкаланың юбилеена ачылачак объектларны карады.

Уфага Марат Хөснуллин килде
Уфага Марат Хөснуллин килде

Бүген Уфага эш сәфәре белән Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин килде. «Уфа» халыкара аэропортында аны республика башлыгы Радий Хәбиров каршы алды. Уфада Марат Хөснуллин 2024 елда республика башкаласының 450 еллыгын бәйрәм итүгә ачылырга тиешле объектларда булды. Шулай ук ул Башкортстанның социаль-икътисади үсеше һәм төбәктә милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Марат Хөснуллин һәм Радий Хәбиров Агыйдел аша 1956 елда төзелгән иске аркалы күперне реконструкцияләүнең барышы белән таныштылар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: