Башкортстанда урып-җыю компаниясе башланды. Яңа уңышның тәүге мең тоннасын җыйганнар да инде. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Радий Хәбиров хәбәр итте.
“Республиканың көнбатыш районнарыннан башладык. Көньякта һәм Урал аръягында әлегә яңгырлар ява. Гомумән алганда – климат шартлары буенча гадиһәм гадәти булмаган ел”, – ди төбәк җитәкчесе.
Бүгенге көндә республика игенчеләре көзге культураларны җыялар, аларның гомуми мәйданы 380 мең га тәшкил итә.1,3 миллион гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыясы бар. 480 мең гектар – майлы культуралар, 58 мең гектар — шикәр чөгендере, 3,4 мең гектар бәрәңге һәм яшелчәләр тәшкил итә.
“Традиция буенча урып-җыю кампаниясе башлануын “Басу көне” республика семинары белән билгелибез. Чара бүген Нуриман районында үтә”, – диде Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru