Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2024, 16:45

Форель, аюлар һәм мараллар

Гуляковларның тырыш, булдыклы гаиләсенә күзләр генә тимәсен!

Форель, аюлар һәм мараллар
Форель, аюлар һәм мараллар

Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләрнең әлеге мәлдә  иң кызу чоры. Хәер, аларның мәшәкатьсез вакыты да булмыйдыр инде.

    Бүген Гуляковларның гадәти булмаган хуҗалыгы турында сөйлибез. Ул Ишле авылыннан ун чакрым ераклыкта урнашкан. Алена - Сергей Гуляковның  хәләл җефете. Алена шәһәрдә фитнес-клубта тренер булып эшли. Ләкин бу күбрәк хобби, чөнки аның тормышында иң мөһим эш – крестьян -фермер хуҗалыгы. Һәм ул-иренең фикердәше һәм иң зур ярдәмчесе.

    Гуляковлар форельләр үрчетәләр. Форель үрчетергә керешкәнче, Сергей ике ел буе сулыклар казу эшендә эшләгән. Моңа кадәр Гуляковлар озак вакыт дуңгызчылык белән дә шөгыльләнгәннәр, ләкин  көннәрдән бер көнне бәла чыккан: күрше төбәкләргә африка чумасы килгән. Дуңгызчылыктан баш тартырга туры килгән.

  Сергей белән Алена югалып калмаганнар – аларга форель хуҗалыгы  булдыру турындагы уй  килгән.  Безнең якларда кыйммәтле токымлы  балыкның арзан булмавы һәркемгә мәгълүм. Аны ерактан алып киләләр. Ә нигә үзеңә җитештермәскә? Аларның идеясе республика дәрәҗәсендә хупланган һәм Гуляковлар балык хуҗалыгын үстерүгә грант алганнар.

Форель чиста сулыкларны  ярата.

- Монда, буада, ике ярым тоннадан артык балык бар, - ди ферма хуҗасы. Форельне Гуляковлар, заказлар алганда, саталар, ләкин шәһәрдә үз сәүдә нокталары әлегә юк.

  Сергей зарланырга яратмый. Киресенчә, грант рәвешендә дәүләт ярдәме өчен рәхмәт әйтә. Сүз уңаеннан, дәүләт аңа электр үткәрергә ярдәм иткән.

 - Эшче куллар җитми,-ди фермер. - Мәсәлән, миңа тракторчы кирәк. Мин аңа торак бирергә дә әзер. Ә тагын буаларда эшләү өчен кешеләр табарга кирәк иде

 Гуляковлар гаиләсендә  өч бала - барысы да уллар: олысы Белорецк заводларының берсендә эшли (ул югары квалификацияле белгеч); уртанчысы юристлыкка укый, судья булырга хыяллана. Егетләр авыл хуҗалыгы белән мавыккан әти-әниләре юлын сайламаганнар. Кечесенә унике яшь.

  Сергей үзенең планнары турында сөйли. Туристлык базасы төзергә хыялланам, - ди ул. - Көзгә тагын бер грант ала алырбыз, бәлки,  һәм бу урыннарда туризмны үстерә башларбыз дип өметләнәбез.

Гуляковларның тагын кырык гектар җире бар. Һәм алар мараллар – затлы  боланнар асрыйлар.  Моннан тыш, Гуляковларда ике аю яши. Алар төрле вольерларда көн күрә, чөнки бергә тоту куркынычсыз түгел: алар, кешеләр кебек, шунда ук территорияне бүлешә һәм сугыша башлыйлар.

Һәм соңгысы – тырыш, уңган, булдыклы  бу гаилә - атаклы  умартачылар да. Күз тимәсен үзләренә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: