Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары, оештыру комитеты рәисе урынбасары Азат Бадранов рәислегендә бүген Хөкүмәт йортында “Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)” Халыкара җәмәгать берләшмәләренең Алтынчы съездына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы үтте.
Утырышта съездга әзерлек һәм аны үткәрүнең комплекслы планы белән танышты, оештыруга кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне тикшерде.
“Мондый зур күләмле чаралар үткәү буенча республикада зур тәҗрибә тупланган һәм күп нәрсә әзерлек эшенә бәйле. Безнең оештыру комитеты координация һәм контрольлек итү ролен башкарачак”,- диде үз чыгышында Азат Бадранов.
Фото: bashgazet.ru