27-28 июльдә Башкортстанда “Рәхәт дип аталган Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале узачак.
Фестивальда республикадан, Русиянең төрле төбәкләреннән, Италия, Төркия, Кытай һ.б. илләрдән 500дән артык эксперт катнаша. Ә кунакка килүчеләрнең саны 6000 (!)нән дә артып китәр дип көтелә.
Чара нәрсәсе белән кызыклы булачак? Аның кысаларында медицина, туризмны үстерү, мунча индустриясе буенча бик тә кызыклы профильле секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр эшлиячәк.
Фестиваль барышында мунча керү осталыгы һәм мунчада коллектив белән чабыну буенча ике чемпионат үтәр дип тә кызыксыну уята чараны оештыручылар.
Үзегезне кызыксындырган барлык сорауларны да нарахате.рф сайтына язып яки 8-800-101-10-12 телефонына шалтыратып бирә аласыз.
Фото: pravitelstvorb.ru