Җәмгыять
17 июль 2024, 12:15

"Закир" Шафран авылы мәчете ремонтына 1 миллион сум акча күчергән

Исән-имин кайтырга насыйп булсын!

Әлшәй районы башлыгы Дамир Мостафинның Телеграм-каналыннан.Әлшәй районы башлыгы Дамир Мостафинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Әлшәй районы башлыгы Дамир Мостафинның Телеграм-каналыннан.

Әлшәй районыннан СВОда катнашучы якташыбыз, “Закир” позывнойлы хәрби Шафран авылы мәчетен төзекләндереп,  ремонтлауга 1   миллион сум акча күчергән. Аның бу изге кылыгы турында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин  сөйләгән.

“Алгы сызыкта, гомеренә хәвеф янаганда, ул туган авылы турында онытмый һәм аның үсее өчен бәяләп бетергесез өлеш сала. Юмартлыгы һәм ватанпәрвәрлеге өчен “Закир”га рәхмәтләремне җиткерәм. Аның үрнәге барысын да игелекле эшләргә дәртләндерсен һәм бердәмлегебезне ныгытсын”, –  дип язган Дамир Мостафин үзенең Телеграм-каналында. 

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда быелның 10 июленнән республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкы 505 мең сум алачак. РФ Оборона министрлыгы һәм муниципалитетлар түләүләре белән бергә контракт төзегәндә түләүләр 1 млн сумга баса.

Башкортстанда яшәүчеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен, барлык кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм номеры, Ситуацион үзәк  номеры (122 яисә  218-19-19) буенча шалтыратып белә ала. “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә, сайлап алу пунктында да ((347) 248-29-31) бу хакта белешергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас