Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль , 17:44

Һәлак булган туганы өчен үч итәргә дип МХОга киткән

Дөньяларның тынычлануын түземсезлек белән көтәбез. 

Миякә районы хакимиятенең Телеграм-каналыннан.
Фото:Миякә районы хакимиятенең Телеграм-каналыннан.

Миякә районында яшәүче ханым Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм “Башкортстан” мотоукчылар полкының Сергей Зорин исемендәге танк батальоны составында хезмәт итә. “Янтарь” атамалы хәрби ханым фронтка һәлак булган энесе өчен үч алырга юлланган. Бу хакта район хакимияте Телеграм-каналында хәбәр ителә.

“Янтарь”ның  бертуган энесе Денис Павленко – Стәрлетамактан. Махсус операция зонасында ул зенит-ракета гаскәрләрендә прапорщик званиесендә хезмәт иткән. 2022 елның мартында һәлак булган.

“Туганым һәлак булгач, мин озак вакыт үземә урын тапмый җәфаландым һәм дошманга үч иткәч кенә тынычланачагымны аңладым. Теләгемне тормышка ашырдым. Безнең батальон  яуларда алга бара. Әмма мине бирегә үч алу теләге генә  алып килмәде. Кызларымның  тыныч күк йөзе астында яшәп, традицион гаилә кыйммәтләре рухында тәрбияләнүләрен телим”, – ди “Янтарь”.

“Янтарь" сугышчан казанышлары өчен генерал Шайморатов медале белән бүләкләнде.

Башкортстанда быелның 10 июленнән республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкы 505 мең сум алачак. РФ Оборона министрлыгы һәм муниципалитетлар түләүләре белән бергә контракт төзегәндә түләүләр 1 млн сумга баса.

Башкортстанда яшәүчеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен, барлык кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм номеры, Ситуацион үзәк  номеры (122 яисә  218-19-19) буенча шалтыратып белә ала. “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә, сайлап алу пунктында да ((347) 248-29-31) бу хакта белешергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: