Күбрәк керем алган саен салым түләүдән качучы җитәкчеләр очрап тора. Уфа ЖЭУларының берсенең элекке директоры бюджетка 2 миллион сум салым кайтарган.
Ленин районы суды Совет районы прокуратурасының “ЖЭУ 38” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең элеккеге директорыннан түләнмәгән салымнар суммасын түләтү турындагы дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде. Оешманың салымнар, җыемнар һәм страховка взнослары буенча 2 млн сумга якын бурычы барлыкка килгән.
Бурычны мәҗбүри түләтүдән качу өчен, фирма директоры контрагентлар белән исәп-хисапны чит компания счетлары аша ясаган. Ул счетларга 14 млн сумнан артык акча яшергән. Салымны барыбер түлләтерерләр дип уйламады микәнни?