Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль , 11:23

Ныклы гаилә - ил күрке

    “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларындагы чараларга бреспубликабуенча 10 меңнән артык гаилә килде”, - диде Башкортстанның Гаилә, хезмәт  һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Ныклы гаилә - ил күрке
Ныклы гаилә - ил күрке

    Мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Бөре шәһәрендә үткән тантаналар кешеләрнең күңеленә аеруча хуш килде. Анда Петр һәм Феврония Муромскийларга һәйкәл ачылды.

    "Якты, матур бәйрәм килеп чыкты,  бик күп кеше катнашты. Бәйрәм хәзер Бөренекегенә түгел инде, ул барлык республиканыкы.Ә Бөре үзечагу,кызыклытуристик ноктага әверелеп килә", - диде БР башлыгы Радий Хәбиров.

Л. Иванова ассызыклавынча, бәйрәм алдыннан “Бу – безнең гаиләнеке” конкурсында җиңүче Фәтхуллиннар-Гайнетдиновлар гаиләсе белән Русия Президенты Владимир Путин очрашты. Билгеле булуынча, Башкортстанда яшәүче бу матур пар торак шартларын яхшыртуга 5 миллион сум акча откан.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: