Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль , 12:06

Электр самокатларын тыюга ничек карыйсыз?

Вячеслав Володин халык фикере белән кызыксынган.  

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин  русиялеләрдән урамнарда электр самокатларын тулысынча тыю турындагы фикерләре белән кызыксынган. Бу хактагы сорау алуны ул үзенең Телеграм-каналында урнаштырган.

Ул шулай ук Дәүләт Думасының мондый шәхси мобильлек чаралары хуҗаларына штрафлар билгеләүче закон проектын беренче укылышта кабул итүен искәртте.

Хәбәрне бастырган моментка сорау алуда биш меңнән артык кеше катнашкан. Шуларның 66 проценты тыю кертүне хуплаган, 30 процент интернет-кулланучы тыелып калган. Тагын 4 процент кеше бу сорауга битараф булуларын белдергән.

Әйткәндәй, күптән түгел Мәскәүдә исерек килеш самокатта кеше өстенә барып менгән өчен суд приставлары электр самокатын конфискацияләделәр. Транспорт чарасы хуҗасы –  дизайнерга укучы студент. Аңа шулай ук 18 ай дәвамында транспорт чаралары белән идарә итүне тыйганнар. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: