Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2024, 18:11

Елга-күлләрдә кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен яңа программа эшләячәкләр

Башкортстанда суда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен яңа программа эшләячәкләр
Башкортстанда суда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен яңа программа эшләячәкләр

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә су объектларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләсен тикшерделәр.

- Июль аенда һава торышы аномаль эссе булды. Узган еллар һәм быелгы статистика анализы буенча җәйге чорда батып үлүчеләрнең күбесе оештырылмаган урыннарда су коенган, шуңа күрә безнең төп бурыч - мөмкин кадәр күбрәк нокталарны җиһазлау һәм ял итү өчен хәвефсез итү, – дип ассызыклады Премьер-министр. 

Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов республикада 61 муниципалитетта су коену өчен 171 җиһазландырылган урын теркәлгән, бу 2023 елгы су коену сезоны белән чагыштырганда 22 пляжга күбрәк, дип билгеләп үтте ул.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: