Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль , 10:10

Уфада курьерлар аена күпме ала?

Курьер аша әйбер сатып алу, ашарга китертү - бүгенге тормышта гадәти күренешкә әйләнде. Бигрәк тә шәһәр урамында аларны еш очратырга була. Кайсы - җәяү, кайсы велосипедка атланган. Аена алар күпме акча алып эшли икән? 

Уфада курьерлар аена күпме ала?
Уфада курьерлар аена күпме ала?

Интернетта "SuperJob" сервисы курьерларның хезмәт хакларын тикшергән. Хезмәт базарында бу тармак яшүсмерләрне дә кабул итәргә әзер булган эш урыннары арасында беренчелекне алган. Тикшеренүләр шуны күрсәткән, бүгенге көндә Уфада җәяү, самокат яки велосипед белән йөрүче курьерлар аена уртача 43 мең сум акча эшлиләр икән. Максималь хезмәт хакы (заказлар күп булган очракта) аена 80 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Автомобильләре булган курьерлар аена уртача 62 мең сум ала, иң күбе аена 125 мең сум.

Бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы елдан-ел арта бара: чагыштыру өчен, 2020 елда курьер-водительләрнең уртача хезмәт хакы 35 мең сум, ә максималь 55 мең сум тәшкил иткән.

Автор фотолары. 

Уфада курьерлар аена күпме ала?
Уфада курьерлар аена күпме ала?
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: