Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль , 12:30

Ә сезгә монда ошадымы?

Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее эшчәнлеген башлап җибәрде.

Ә сезгә монда ошадымы?
Ә сезгә монда ошадымы?

 

Чишмә районының Югары Тирмә авылы янында гадәти булмаган бер урын бар. Ул Алтын Урда чорында барган вакыйгаларга шаһит булган, күп ханнарның серләрен үзендә сеңдереп калган бер серле урын Турахан мавзолее дип атала. Турахан мавзолеен РФ халыкларының мәдәни мирасы объекты итеп таныдылар.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2022 елда шушы урында Евразия күчмә халыклары музее ачарга ниятләде. Һәи, ниһаять, бу комплексның беренче объекты – визит-үзәге әзер, аны тантаналы ачу вакыты да җитте.

  • Безнең республика һәм ил өчен бу проект бик мөһим, - диде Радий Фәрит улы. – Музей комплексы җитди фәнни базага нигезләнәчәк һәм ул гел үстерелеп торачак. Бу мәйдан төрле илләрнең халыкларын берләштерәчәк. Монда зур туристик үзәк булачак. Ел азагында без музейның бинасын проектлауны тәмамлыйбыз. Аның мәйданы 20 мең квадрат метр тәшкил итә. Юл аша гына атлар һәм ау кошлары үзәге булачак. Монда ярышлар өчен ике ипподром, түбәсе ябылган манеж һәм этноавыл төзеләчәк. Шулай ук, шушы тирәдә “Кочевник” дип аталган СПА-отель төзиячәкбез. Туристик, этник, гастрономик, фәнни көчле бер үзәк барлыкка киләчәк.

Визит-үзәкне ачкан көнне, шулай ук, Евразия күчмә халыклары цивилизациясе музеена Госманның Коръән һәм Остромировның Евангелиесы күчермәләрен тапшыру тантанасы да булды. Уникаль китаплар яңа музей-күргәзмә комплексының беренче экспонатлары булды. Музей ачылганчы алар визит-үзәктә сакланачак.

Тантанада катнашкан Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Таҗетдин бу музей Русия халыклары белән Евразия дәүләтләрен берләштерүче адым дип санавын әйтте.

  • Безнең илебез дөньядагы иң зур ил, - диде ул. – Анда 193 милләт кешесе яши. Әле Русия авыр сынаулар аша үткән чорда безнең берләшүебез аеруча кирәк. Бу изге әйберләр Евразиянең йөрәге булган Башкортстанда саклансын һәм үткәннәр белән киләчәкне бәйләп торучы булсын.

Башкортстан митрополиясе башлыгы, Рус православ чиркәвенең Уфадагы идарәчесе, Уфа һәм Башкортстан митрополиты Никон да төбәк җитәкчесенең Русиядәге төрле халыкларның тарихи тамырларына зур игътибар бирүен ассызыклап үтте.

  • Евразия күчмә халыклары цивилизациясе музее – бөтен диннәрне һәм милләтләрне берләштерүче үзәк булачак, - диде ул. – Үткәннәрсез киләчәк була алмый.

Визит-үзәктә башкорт халкының яшәгән территорияләрен күрсәтүче борынгы карта урнаштырылачак. Бу картаны XI гасырда төрки лексикограф һәм филолог Мәхмүт Кашгарый “Диуан лөгәт-әт- төрк” әсәрен язганда иллюстрация итеп  төзегән. Аның оригиналы Истамбул шәһәрендәге “Милләт” китапханәсендә саклана. Алар Башкортстанга аның цифрлы күчермәсен ясап җибәргәннәр.

Музейда бай тарих булачак. XIV  гасырда Огуз ханның башкортларга поход белән килүе турындагы миниатюра күчермәсе (фарсы галиме Рәшид әд-Диннең эше), Мин һәм Кыпчак башкорт ырулары шәҗәрәсе, Башкортстанны Рус дәүләтенә үз ирке белән кушылуга күп көч салган Канзафар-байның шәҗәрәсе һәм башкалар булачак.

Сезгә монда ошадымы?

Тантанага килүче берничә кешегә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттем.

Рәсимә Хәкимова, Нягань шәһәре:

  • Мин үзем тумышым белән Благовар районы Кашкалаша авылыннан, яшьли Ханты-Манси округына эшкә киттем дә бөтен гомерем диярлек шул якларда үтте. Ел саен җәй көне туган якларыма кайтам. Әле шушы тантаналы чара үтүен ишеттем һәм күрергә, карарга кирәк дигән ныклы теләк белән килдем. Кайда гына яшәсәк тә, без үз телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны онытмаска тиешбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз да бик ошатты, тарих белән кызыксыналар, без бит бу тарихны мәктәптә өйрәнмәдек. Ә белергә кирәк, дип саныйм .

Гизәр һәм Вәсимә Байковлар, Чишмә районы Калмаш авылы:

  • Безнең бүген өйләнешүебезгә 40 ел тулды, без бу матур чараны шушында килеп билгеләдек. Ата-бабаларыбызның кендек каны тамган җир бит ул, безнең өчен туган якларыбыз бик изге. Русия күләмендә шулкадәр зур комплекс ачуларына бик шатбыз, республика башлыгына моның өчен рәхмәтләр генә әйтәбез, чөнки бу комплекста күп яшьләр эш таба алачак, авылларга ямь керер иде, яшь гаиләләр яшәргә калыр иде, урам тулы бала-чагалар йөгереп уйнар иде.

Альфред Низаев, Чишмә авылы:

  • Мин үзем тумышым белән Чишмә районы Бишкәҗә авылыннан, гомер буе диярлек гаиләм белән Чишмәдә яшим. Балалар, оныклар белән килеп йөрергә бер матур, тарихи урын булдырылды. Тарихны белергә тиешбез. Әле кымыз, казылык сатып алдым, тәңкә сугып карадым. Үземне кайчандыр элекке бабаларыбыз яшәгән мөхиттә сиздем, мондагы бизәлеш бик ошады. Атлар үзәге ачылуын көтәм, ул безнең өчен чын бүләк булачак.
Ә сезгә монда ошадымы?
Ә сезгә монда ошадымы?
Ә сезгә монда ошадымы?
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: