Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль , 09:38

Аларны Владимир Путин бүләкләде

kremlin.ru
Фото:kremlin.ru

Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында”гы  Указга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы указы нигезендә, Почет ордены белән Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин бүләкләнә. Әйткәндәй,  Русия Президентының шул ук Указы белән I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән баш инженер урынбасары “Башнефть — Добыча” җәмгыятенең баш энергетигы Вячеслав Кожевников бүләкләнде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: