16-18 августта Стәрлетамак шәһәрендә шул исемдәге дүртенче зур кунакчыллык фестивале үтәчәк.
Узган елда анда 60 меңнән артык кунак катнашты, шуңа да быел чараны оештыручылар фестивальне 3 көнгә сузарга карар иткән.
Бәйрәм программасы бик чагу: анда кәсепчеләр ярминкәсе, театрлаштырылган тамашалар, биюләр фестивале, рус халык биюләре кичәсе һ.б. күп чаралар узачак.
Быел фестиваль беренче тапкыр халыкара статусын кысаларында узачак. Анда республикадан гына түгел, ә Русиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә кунаклар катнашачак.
Фото: ufa-news.net