Җәмгыять
8 июль 2024, 10:16

Музей безне ныграк берләштерәчәк

6 июльдә Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее эшчәнлеген башлап җибәрде.

Музей безне ныграк берләштерәчәкМузей безне ныграк берләштерәчәк
Музей безне ныграк берләштерәчәк

Аны тантаналы ачуда Башкортстан Республикасы Башлыгы, Радий Хәбиров та катнашты. Музейның визит - үзәген ачу тантанасында Русия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин да катнашты һәм булачак музейга Османның Корьәннең күчермәсен тапшырды. Уникаль китаплар яңа музей-күргәзмә комплексының беренче экспонатлары булды. Ул ачылганчы, алар музейның визит-үзәгендә сакланачак. Китап реликвияләренең күчермәләрен тапшыру тантанасы алдыннан Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин Евразия күчмә цивилизацияләр музее Русия халыкларының һәм Евразия дәүләтләренең бердәмлегенә ярдәм итәчәк дип билгеләп үтте. - Безнең ил-бөтен дөньяда иң зурысы, анда 193 халык вәкилләре яши, барлык төп конфессияләр дә бар. Евразия күчмә цивилизацияләр музее безгә бер-беребезне танырга, тагын да ныграк берләшергә мөмкинлек бирәчәк. Русия бик катлаулы сынаулар аша узганда бу аеруча мөһим, - диде Тәлгать Таҗетдин. Бу изге реликвияләр безнең үткәнебезгә мөрәҗәгать итеп, бергә һәм бердәм Ватанда, йөрәк булган Башкортстанда яшәргә ярдәм итсен.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас