Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль , 19:45

Күргәзмә старт алды

Башкортстан делегациясе "Иннопром-2024" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә эшли башлады.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

8 июльдә Екатеринбургта «Иннопром-2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсе старт алды, анда Башкортстан делегациясе дә катнаша. Видеоэлемтә буенча делегация эшенең беренче көне турында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

Форум кырында «Сбербанк», Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Оман Солтанлыгы вәкилләре белән очрашулар узды инде. Планнарда Белоруссия сәнәгать министры Александр .имов һәм Казахстан сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев белән очрашу.

Сишәмбе, 9 июльдә, Башкортстан делегациясен республика башлыгы Радий Хәбиров җитәкләячәк. Төбәк җитәкчесе берничә эш очрашуы үткәрәчәк һәм Россия Федерациясе субъектларында сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итүдә катнашачак. Исегезгә төшерәбез, 2022 ел нәтиҗәләре буенча республика анда өченче урынны алды, ә моңа кадәр ике ел рәттән рейтинг лидеры булды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: