Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль , 20:25

Гаилә елы рамкаларында

Күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары хакында сүз алып барылды.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

8 июльдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Гаилә елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Бу тематиканы 2024 елда Русия Президенты Владимир Путин үз Указы белән ныгытты.

Республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, быел гыйнвар аенда «Россия» халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында «Яраткан якыннарыбыз» Бөтенрусия гаилә форумы кысаларында Гаилә елына федераль дәрәҗәдә старт бирелде. Анда өч гаилә Башкортстанны тәкъдим итте.

- Уфада Идел буе федераль округы гаиләләре арасында «Бу безнең гаиләдән килә» Бөтенрусия конкурсының округ ярымфиналын уздыру мөһим федераль вакыйгаларның берсе булды. Анда 377 команда, шул исәптән 53 гаилә катнашты. Республикадан 7 команда бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган конкурс финалына чыкты, – дип билгеләп үтте Ленара Иванова.

Министр Башкортстанда халыкка гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән мәгълүмати сервислар булдыру буенча алып барылган эш турында да сөйләде. Мәсәлән, республикада «Балалы гаиләләр нәрсәдән файдалана ала" дигән белешмәлек эшләнде. Аңа сылтама белән плакатлар «Гаилә» үзәкләрендә, хатын-кызлар консультацияләрендә һәм бала табу буенча эшчәнлек алып баручы оешмаларда урнаштырылган. Гаилә кампаниясе кысаларында республика территориясендә республика гаиләләре сурәтләнгән баннерлар урнаштырылган, ә автобусларда һәм сәүдә үзәкләрендә тематик роликлар трансляцияләнә.

Ленара Иванова Гаилә елында эшли башлаган яңа ярдәм чараларына җентекләп тукталды. Алар арасында-күп балалы гаиләләрнең дәүләт һәм муниципаль музейларга, паркларга, күргәзмәләргә бушлай йөрүе. Мондый гаиләләрдәге укучылар өчен 2024 елның 1 сентябреннән шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү каралган, ә колледж укучылары өчен уку бәясен 50 процент күләмендә компенсацияләү каралган һ.б.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: