Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль , 21:30

Балалы гаиләләргә нинди ярдәм чаралары бар?

Гаиләләргә дәүләт тарафыннан матди ярдәм каралган.

marver.ru
Фото:marver.ru

Гаиләдә бала туу очрагында айлык пособие (бердәм пособие) каралган. Пособие билгеләгәндә гаиләнең милек белән тәэмин ителеше исәпкә алына. Әгәр дә гариза бирүче гаиләсенең өлкән әгъзалары хезмәт хакы яки аның булмавының объектив сәбәпләре булса, пособие билгеләнә.

Пособие күләме гаиләнең уртача кеременнән билгеләнә. 2024 елда йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие күләме: 7495 сум (50%); 11 243 сум (75%); 14 991 сум (100%) тәшкил итә.

Әлеге түләүне алу өчен РФ Социаль фондының бүлегенә яки яшәү урыны буенча күп функцияле үзәкнең офисына мөрәҗәгать итәргә, яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша түләүне рәсмиләштерергә кирәк. Башка түләүләр турындагы мәгълүмат белән тулырак танышу өчен сылтама аша кереп карагыз.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: