Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль , 11:25

Хоспис – ул яшәү турында

2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада хоспис үзәге ачу турында карар кабул итте һәм башкаларның бәхетсезлегенә битараф булмаган кешеләр бу фикерне күтәреп алды.

Хоспис – ул яшәү турында
Хоспис – ул яшәү турында

2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада хоспис үзәге ачу турында карар кабул итте һәм башкаларның бәхетсезлегенә битараф булмаган кешеләр бу фикерне күтәреп алды.

2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада хоспис үзәге ачу турында карар кабул итте һәм башкаларның бәхетсезлегенә битараф булмаган кешеләр бу фикерне күтәреп алды.

  Әле кайчан гына “хоспис” сүзе күпләрдә борчылу һәм курку хисе тудыра иде. Моның сәбәбе дә бар – ул кешеләрнең гомер ахырында ярдәм күрсәтү урыны...

   Бәхеткә, заманалар үзгәрә һәм соңгы өч дистә чамасы ел эчендә Русиядә күп хоспислар авыр чирле кешеләр һәм аларның якыннары өчен медицина, психологик һәм рухи ярдәм ала торган уңайлы һәм кунакчыл йортларга әверелделәр. Елдан-ел мондый урыннар күбрәк ачыла һәм кешеләр хосписларның авыру кеше өчен куркыныч, авыртынулар белән тулы һәм ялгызлыкка илтүче бина түгел, ә кеше гомеренең, ул күпме генә калмасын, кадерен белән торган урын икәнен аңлый-белә башладылар.

   Башкортстанда паллиатив ярдәм үзәге төзү кирәклеге турында сүзләр ике дистә ел буена алып барылды. Ләкин берничә мәрхәмәтлелек һәм пациентлар оешмалары еллар дәвамында хоспис төзү өчен җир һәм акчалар бүлүне сорап йөрсә дә, алга китеш күзәтелмәде.  Эшләр тик республика башлыгы булып Радий Хәбиров килгәннән соң гына урыныннан кузгалды. 2019 елда Радий Хәбиров хоспис төзү өчен җир бүлеп бирде һәм бизнес әһелләрен һәм төбәк халкын төзү эшендә иганәчелек белән ярдәм итәргә чакырды. Чөнки хоспис өчен казнадан финанслау каралмаган иде. Төзелеш чагыштырмача зур тизлек белән барды һәм 2023 елда Уфа хосписы үз ишекләрен ачты.

   Шушы көннәрдә хоспис ачылуга бер ел тулды. 2 июль көнне аның туган көнен билгеләүгә багышланган тантаналы чарага кунаклар җыелды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзе дә катнашты.

   Төбәк башлыгының тормыш иптәше, “Уфа хосписы” иганәчелек фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова бу көнне хосписның хезмәткәрләре һәм волонтерлары турында бик күп җылы сүзләр әйтте һәм хосписта яшәгән кыз иҗат иткән китабны чарага килүчеләргә бүләк итте.

   -Хосписта эшләгән һәркем, медицина хезмәткәреме ул, әллә биредәге матурлыкны тудыручы кешеләрме – алар барсы да күңелләрен биреп хезмәт сала. Биредә җаннарын биреп эшләмәгән кешеләр юк,- диде Каринэ Владимировна.- Хоспис – ул яшәү турында. “Авыр чирле кеше өчен тагын нәрсә эшләп булсын инде, ул барыбер озакламый бу дөньядан китәчәк”,- ди кайсыберәүләр. Ә бит эш шунда: син бу барсын да авыру кеше өчен генә эшләмисең, ә аның гаиләсенә, балаларына да тормыш дәвам итсен өчен булышасың.

   Чынлап та, хоспис – ул дәваханә түгел. Биредә чирне дәвалау мөмкин түгел, ләкин шул ук вакытта авыр чирлеләргә ярдәм итәргә мөмкин: аларны тынычландырырга, авыртынуларын басарга, куркуларын җиңәргә һ.б. Бирегә үләр өчен килмиләр, бу – яшәү өчен урын. Шуңа да хосписта барлык яшәү шартлары өйдәге кебек. Мәсәлән, тәрәзә пәрдәләре, ашъяулыклар, аш бүлмәсе, биредә хәтта Мистика исемле мәче дә авыруларның хәлен яхшыртырга булыша.

   Бүгенге көндә эшләп килүче Уфа хосписы – мондый зур итеп төзелгән бердәнбер һәм буш урында төзелгән икенче шундый үзәк. Әлбәттә, аны төзү республикага җиңелләрдән бирелмәде: башта КОВИД-19 пандемиясе калыкты, аннан махсус операция башланды. Ләкин башкаларның хәсрәтенә битараф булмаган кешеләр әлеге проектны тормышка ашыру юлыннан читкә тайпылмый эшләвен дәвам иттеләр.

   Әлбәттә, изге эшкә аяк чалырга тырышучылар да һәрвакыттагыча табылып торды: алар, Башкортстан җитәкчелеген кара төстә күрсәтеп, үзләренең рейтингын күтәрергә тырышты һәм мәгълүмати атакалар ясауны дәвам итте. Мәсәлән, халыкның бу уңайдан белеме аз булудан файдаланып, хоспис төзеләчәк микрорайонда яшәүчеләрне “Без үлеп баручыларны күрергә теләмибез” дигән лозунг белән төзелешкә каршы чыгарга чакырдылар. Шулай ук: “Уфада медицина хезмәткәрләрен Хәбиров хосписына акча җыярга мәҗбүр итәләр” дигән һ.б. мәгълүматлар таратырга тырыштылар.

   Ләкин хаклык һәрвакыт җиңә: Радий Хәбиров һәм аның командасы Уфада яшәүчеләргә заманча проект буенча төзелгән үзәкнең үзе урнашкан микрорайонның бизәге, ә хосписта күрсәтелгән ярдәмнең башкортстанлыларның бик күп буыннарының тормышын җиңеләйтергә ярдәм итәчәгенә ышандыра алды. Хоспис ачылганнан соң, Радий Хәбиров төзүчеләргә һәм зур ярдәм күрсәткән меценатларга, оешмаларга зур рәхмәт белдерде.

   Менә шулай итеп шактый зур мәсьәләләрне уңышлы хәл иткәннән соң, үзәк төзелеп бетте һәм үзенең беренче туган көнен билгеләде. Хосписның тарихы – ул изгелек һәм рәхимлелек тарихы. Бер ел эчендә биредә 1 меңнән артык кешегә паллиатив ярдәм күрсәтергә өлгергәннәр. 

                                Нәрсә ул паллиатив ярдәм?

   Хосписка нинди диагнозлар белән кабул итәләр? Элек, әле паллиатив ярдәмнәр оештырыла гына башлаган дәвердә, хосписларга тик яман шеш авырулары белән генә кабул иткәннәр. Бүген исә хосписка урнашу өчен дәвалау мөмкин булмаган һәм көчәя барган чирләр диагнозы белән дә кабул итәләр. Боларга, мәсәлән, баш миендә кан әйләнеше бозылу белән бәйле чирләр, авыр травмалар, терминаль стадиядәге Альцгеймер чире һ.б. керә.

   Бүген Башкортстанда 23 мең өлкән кеше һәм 680 сырхавын дәвалау мөмкин булмаган авыр чиргә дучар. Болар – яман шеш, неврология, генетик һ.б. авырулар, травмалар нәтиҗәләре. Аларның барсына да ярдәм кирәк, бу хакта беркем дә онытырга тиеш түгел!

   Хоспис – дәваханә түгел, анда катгый режим һәм расписание хөкем сөрми. Уфа хосписында пациентлар үзләрен уңайлы хис итсен өчен барсын да эшлиләр. Әгәр авыру таң атуын яки кояш батуын күзәтергә тели икән, бу – мөмкин! Әгәр ул яраткан песиен яки этен палатага китерергә тели икән, рәхим итсен! Шулай ук туганнары да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аны килеп күрә ала.

   Стационар берьюлы 60 урынга исәпләнгән, шуларның 20се – балалар өчен. Килгән туганнары өчен кунак бүлмәләре бар. Бинада заманча мебель һәм корылмалар урнаштырылган, хәрәкәте чикләнгәннәр өчен уңайлыклар булдырылган.

   Хосписта шулай ук бассейн, процедура кабинетлары, даруханә, күңел ачу һәм ял итү биналары, балалар өчен уен мәйданы һәм догалар кылу бүлмәләре бар. Биредә шулай ук саф һава сулап йөрү өчен зоналар һәм балалар өчен адаптация (җайлашу) мәйданнары бар. Мәсәлән, пациент яки аны тәрбияләүче тәүлекнең теләсә кайсы вакытында скверга саф һава суларга, ә балалар балалар мәйданчыкка чыга ала. Ә инде атынгыч-карусельгә хәтта инвалид коляскасында да керү мөмкин.

                                   “Өйдәге хоспис”, ул нәрсә?

   Ахыргача дәвалап булмый торган барлык чирлеләр дә һәрчак мондый үзәк ярдәменә мохтаҗ булмый. Хоспис үзенең пациентларына аларның үзләре өчен уңайлы булган шартларда ярдәм күрсәтә. Моның өчен Уфа хосписында күчмә паллиатив бригадалар һәм “Өйдәге хоспис” проекты уңышлы оештырылган.

   Башкортстанда яшәүчеләр, паллиатив ярдәмгә мохтаҗ булучыларга корылмалар сатып алуда ярдәм күрсәтүне сорап,  Хоспис үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

   “Уфа хосписы” һәм “Югалтулар юк” иганәчелек фондлары җитәкчесе Радмила Сурначева паллиатив ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хәлләрен яхшы аңлый.

   -2001 елда олы улым лейкоз белән чирләде. Берничә елдан беренче рецедив булды, аннан – икенче, аннан шул билгеле булды – улымны коткару мөмкин түгел. Паллиатив ярдәм турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде, чөнки ул вакытларда төбәктә ул бөтенләй юк иде. Мин һәрвакыт күз яшьләре, тавыш-гауга белән улымны сызланулардан коткаруга, дәваханәдә паллиатив ярдәм күрсәтүгә ирештем...

   Сәламәтлек – иң зур байлык. Моны барыбыз да яхшы аңлый. Ләкин бәланең һәр йортның капкасын шакуы мөмкин. Шуңа күңелләребезне пәкьлап, ярдәм көткәннәргә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтеп яшәргә тырышыйк, дуслар.

Хоспис турында күренекле шәхесләр һәм анда дәваланучылар тарафыннан бик күп җылы сүзләр әйтелә.

   Рима Баталова, РФ Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпиа уеннары чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы, Русиянең спорт мастеры:

   Үземнең ярдәмчеләрем командасы белән әлеге учреждениедә булдым һәм балалар һәм аларның әти-әниләре белән очраштым. Аларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирдем, үземнең юлымда очраган каршылыкларны ничек җиңүләрем турында сөйләдем.

   Без балаларга яхшы кәеф бүләк итәргә теләдек һәм һәрвакыттагыча, бүләкләр белән килдек. Иң кирәкле әйберләр: балалар өчен ризыклар, файдалы тәмлекәйләр, шулай ук һәр балага йолдызлы күк йөзен хәтерләткән төнге ут,йомшак уенчыклар алып килдек. Бүләкләребез аларга кыюлык һәм көч өстәсен иде.

   Безнең барыбыз да ниндидер изге эш эшли ала һәм мондый һәм адымыбыз әйләнә-тирәдәгеләребез өчен зур ярдәм була. 

   Хоспис коллективы әгъзаларына изге йөрәкләре, кешеләргә күрсәткән изгелекләре өчен зур рәхмәт белдерәм.

Вадим Куликов:

   Биредә эшләүче персонал - изге күңелле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Әлеге вакытта мин монда дәваланам, биредә бик яхшы ашаталар, яшәү өчен атмосфера бик-бик яхшы. Бөтен персоналга зур рәхмәт белдерәм.

Алечка Гайфуллина:

   Хосписта хезмәт салучы Оксана Йосыпова – бик яхшы педиатр. Үзвакытында ул бик күп ярдәм күрсәтте. Аны гел искә алам, бик тә рәхмәтлемен. Шундый яхшы табиблар җитешми, киләчәктә алар күбрәк булсын иде.

Любовь Максимова:

   Уфа хосписы – Изгелек йортына охшаган. Барлык хезмәткәрләргә дә изге йөрәкле булганнары өчен сәламәтлек телим.

   Людмила Никитина:

   Безнең хоспис турындагы җылы сүзләрне уку шундый рәхәт! Бездә дәваланучыларга һәм аларның туганнарына Аллаһ ярдәмен бирсен.

   Уфа хосписы хезмәткәрләре, волонтерлар һәм Каринэ Хәбированың бу эшкә салган хезмәтләре алдында баш иябез.

   Рәмилә Уразбахтина:

   Машинада баруны һәрвакыт уңайлы итүче һәм хосписта дәваланучылар өчен такси хезмәте күрсәтү проектын тормышка ашыручы Натальяга зур рәхмәт.

                                                          Гөлара Арсланова.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: