Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль , 16:54

Аутизм турында...

Бу чир хакында без нәрсәләр беләбез?

Аутизм турында...
Аутизм турында...

   Бу чир хакында без нәрсәләр беләбез?

   Бүген без балалар табиб-психиатры, югары категорияле психотерапевт, Республика клиник психиатрия дәваханәсенең балаларны хезмәтләндерү бүлеге мөдире Юлия Салават кызы Габделбариева белән әңгәмәбезнең ахырын тәкъдим итәбез.

   -Авыру бала тәрбияләү әти-әни өчен зур сынау. Сез аларга нинди киңәшләр бирер идегез?

   -Аутизм белән авырган бала тәрбияләнгән йортта әти-әни психологик комфорт булдырырга тырышырга бурычлы. Кайда гына булсагыз да, авыру балагыз булудан оялмагыз. Бу иң-иң мөһиме! Ул нинди булса, шулай кабул итегез: сөйләме аңлашылмыймы, кыланыш-ишарәләре мәзәкме, нинди генә булса да! Әкренләп ул барсына да өйрәнер, тора-бара үзенең уңышлары белән дә сөендерер. Сезгә тик еллар дәвамында аңа ышанырга һәм булышырга кирәк булачак.

   * Балагызга карап, үзегезне гаепле итеп тоймагыз. Аның урынына, баланың бернинди дә гаебе булмавы, аның сезнең ярдәмгә, яратуыгызга мохтаж булуы хакында уйлагыз.

   * Бала бит һич тә сезнең үзегезне корбан итүегезне таләп итми. Корбанны сез үзегез, әйләнә-тирәлек мәҗбүри таккан фикерләргә ияреп, таләп итәсез. Әлбәттә, сезгә бу тормышта кайсыбер нәрсәләрдән баш тартырга да туры киләчәк, ләкин һәр катлаулы хәлдән дә чыгу юллары бар, бу хакта һәрчак исегездә тотыгыз. Һәм бу бары тик үзегездән генә тора!

   *Әти-әниләр шуны аңларга тиеш: мондый балага гомер итүе җиңел бирелми. Шулай булгач, аны аңлап, аның һәп сүзен һәм ишарәсен күреп алып һәм анализлап, ярдәм итеп  яшәргә һәм ярдәм итәргә кирәгәчәк. Бу аутизм белән авырган баланың эчке дөньясын баетырга ярдәм итеп, аңа үзенең уй-фикерләрен, хис-тойгыларын сүзләр белән аңлатып бирергә ярдәм итәчәк.

   *Авыру баланың күңеле пыяладай нәзберек икәнен онытмагыз. Олыларның саксыз әйткән сүзләре алар күңелендә хисләр бураны кузгатырга мөмкин. Шуңа да әти-әниләр һәр сүзләрен үлчәп сөйләсеннәр, балага карата тыныч мөгаләмәдә булсыннар иде дигән теләктә калам.

   Әңгәмәбез ахырында шуны да өстисем килә: аутизм – ул үсешнең адәм баласы өчен гадәти булган көчергәнешне күтәрә алмауга китергән гомум бозылышы (барсы да артык көчле һәм чагу кабул ителә). Аның көчле формалары сирәк очрый, ә җиңелләре киң таралган дип әйтергә дә мөмкиндер. Шул ук вакытта мондый диагнозга ия булган балалар һич тә әйләнә-тирә дөнья белән бәйләнештә яшәүдән баш тартмый. Һәм башкалар белән аралашырга теләү һәм үзләрен аңлауларына өмет итү аларда, сәламәт балаларга караганда, көчлерәктер дә әле.

Фото: invitro.ru

                                                   Гөлара Арсланова әңгәмәләште.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: