Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль , 12:04

Кулсыз кешеләргә машина йөртергә рөхсәт итәргә телиләр

Хәвефле булмасмы бу? 

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Русиядә ампутацияләнгән куллы инвалидларга алар автошколада имтиханнар тапшыра  алган очракта водитель таныклыгы бирергә рөхсәт итәргәк кирәк. Мондый башлангыч белән “Новые люди” партиясе  чыгыш ясады, дип хәбәр итте Дәүләт Думасы депутаты Ксения Горячева.

“СВОдан тормышларын тулысынча үзгәртеп корырга мәҗбүр ир-егетләр кайта. Безнең беренче тәкъдим – автошколада имтиханны лаеклы тапшырган хәлдә,  ике куллары да ампутацияләнгән инвалидларга водитель таныклыгы бирүне рөхсәт итәргә”, – дигән парламентарий.

Ул машина йөртә алган кешенең  мөмкинлекләре киңәя, ди.  Ике куллары да ампутацияләнгән гражданнар автошколада имтихан тапшырганнан соң водитель  таныклыгы алырга хокуклымы дигән сорау белән депутатлар шулай ук  Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иткәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: