Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль , 10:59

Радий Хәбиров хоспис коллективын ачылуга бер ел тулу белән котлады

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Кичә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфа хосписында булды һәм аның коллективын учреждение ачылуга бер ел тулу  белән котлады.

Бер ел элек нәкъ шушы көннәрдә без хоспис ачтык. Республикада бу беренче шундый зур хоспис. Монда чынлыкта шәфкатьлелек үзәге, хәйрия үзәге, кешенең иң яхшы ниятләре үзәге һәм, бик мөһим, өмет үзәге бар, – диде Радий Хәбиров. – Хосписны бөтен дөнья  белән төзедек. Һәм күп кешеләр кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Кемдер акча бүлеп бирде, кемдер монда төзүчеләрне җибәрде, кемдер инженерлык челтәрләрен тоташтырырга ярдәм итте. Һәм мин хосписның тагын бер кыйммәтен күрәм: бөтен республика, битараф булмаган кешеләр берләшеп, бу кирәкле һәм мөһим объектны төзеделәр. Бу эшкә үз хезмәтен салган һәркемгә зур рәхмәт.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә хосписта 849 өлкән кеше һәм 233 бала кирәкле ярдәм һәм хәстәрлек алган. Хезмәткәрләр бригадалары якынча 3600 тапкыр авыруларның өйләренә барган. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: