Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль , 10:44

Д.Медведев СВОда катнашучыларга партбилетлар тапшырды

bashkortostan.er.ru
Фото:bashkortostan.er.ru

Кичә, 2 июль көнне,  “Бердәм Русия” партиясенең Үзәк Башкарма комитетында партия рәисе Дмитрий Медведев Башкортстаннан СВО геройлары Павел Ермоленко һәм Илдар Гафаровка партбилетлар тапшырды.

Павел һәм Илдар – Украина территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар. Бүгенге көндә  волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр – алгы сызыкка иптәшләренә гуманитар ярдәм җыялар һәм илтеп тапшыралар. Павел Ермоленко Мәскәү шәһәрендәге югары партия мәктәбендә укыганнан соң, СВО ветераннарының “БАРС” –  “Илнең Хәрби армия резервы” иҗтимагый оешмасын булдыру башлангычы белән чыгыш ясый. Быел май аенда партия тарафдарлары һәм партиянең Күмертаудагы җирле бүлекчәсе секретаре Олег Астахов ярдәме белән беренче оештыру утырышы уздырылган, анда алар  булачак бурычлар турында фикер алыштылар.

Илдар Гафаров – Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, I Чечен кампаниясендә булган, Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы. “Рысь” хәрби-патриотик клубы белән җитәкчелек итә, анда балалар башлангыч хәрби әзерлек белән шөгыльләнәләр һәм район патриотик чараларында һәм митингларында даими катнашалар, почетлы каравылда торалар. 

Чыганак: bashkortostan.er.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: