Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль , 12:33

80 яшьтән узган водительләр игътибарына

Кайсыберәүләр фикеренчә, бу яшьтә руль артына утыру хәвефле.  

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Дәүләт Думасына  80 яшьтән өлкәнрәк водительләр өчен  мәҗбүри медицина тикшерүе  турында закон проектын кертәчәкләр. Әлеге башлангыч юл һәлакәтләре хәвефен киметергә тиеш.

Бу инициатив авторы –  түбәнге парламентның “Новые люди” фракциясе вице-спикеры Владислав Даванков. Даванковның тәкъдиме “Юл хәрәкәте иминлеге турында”гы Федераль законның 23 маддәсенә үзгәрешләр кертүне күздә тота, аның нигезендә “80 яшькә җиткән гражданнарны транспорт чаралары белән идарә итүгә медицина каршы күрсәтмәләре булу-булмавын билгеләү өчен медицина тикшерүен кабат үтәргә мәҗбүр итәргә тәкъдим ителә”.

80 яшьтән өлкән водительләрне кабат медицина тикшерүе үтәргә мәҗбүр итү аларның транспорт чарасы белән идарә итү мөмкинлегенә йогынты ясардай авыруларны ачыкларга ярдәм итәр дип күзаллана. Сүз, башлыча, деменция яисә йөрәк авырулары турында бара.

Гамәлдәге законнарга ярашлы,  машина йөртү таныклыгының срогы чыкканнан соң (ун елга бер тапкыр), яисә транспорт чаралары белән идарә итү тыелганнан соң хокуклары кире кайтарылгач, яисә билгеле бер вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәзаны үтәгәннән соң документ кире кайтарылганнан соң гына  кабат медицина тикшерүен узарга кирәк. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: