Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль , 13:16

Балалар агуланганмы?

   Башкортстан буенча Роспотребнадзор идарәсе Әбҗәлилдәге “Уральские зори” балалар лагерендә кискен эчәк инфекциясе очрагын теркәгән. Ведомство биргән мәгълүматларга караганда, санитар тикшерүләр 27 июньнән алып барыла.

   -Эпидемиологлар килү вакытына бер балада авыру билгеләре табылган. Моңа кадәр кискен эчәк инфекциясе билгеләренә зар белдергән балалар да тикшерелгән һәм медицина күзәтүе астына алынган.

   Гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләре ризык һәм чимал пробаларын ала, лагерьда эшләүчеләр һәм объектның санитар халәте тикшерелгән. Хәлләр контрольдә тотыла, дип хәбәр итә Роспотребнадзор хезмәте.

Фото: haibvestnik.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: