Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль , 13:38

Агулануга ниләр сәбәп булган соң?

Әбҗәлилнең “Уральские зори” балалар лагерында тикшерүләр үткәргән Башкортстан буенча Роспотребнадзор идарәсе балаларда короновирус барлыгын да ачыклаган.

Агулануга ниләр сәбәп булган соң?
Агулануга ниләр сәбәп булган соң?

   Әбҗәлилнең “Уральские зори” балалар лагерында тикшерүләр үткәргән Башкортстан буенча Роспотребнадзор идарәсе балаларда короновирус барлыгын да ачыклаган.

   Белгечләр әйтүенчә, балаларның кискен эчәк инфекциясе белән зарарлануы исә персоналның ризык әзерләү блогында гигиена таләпләрен үтәмәве, шулай ук медикларның балаларны карамавы аркасында килеп чыккан. Моннан тыш, ашханә хезмәткәрләре балаларның чирләвен яшерергә тырышкан – РПН инспекторларына һәм инфекционистларга хәбәр итмәгәннәр. Нәтиҗәдә, балаларны вакытлыча башка балалардан араламаганнар һәм шулай итеп инфекциянең таралуына юл куйганнар.

   Әлеге вакытта Гигиена һәм эпидемиология үзәге персоналдан алынган биоматериалны, балалар өчен ризык әзерләү урыннарын һәм ризык продукциясен өстәмә рәвештә инфекция чыганагы булу-булмауга тикшерә. Кемнәр ризык әзерләү блогында эшләгән сменада балалар чирләгән, шул кешеләр эштән читләтелгән.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: