Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль , 16:52

9 миллион сумнан колак какканнар...

                                          9 миллион сумнан колак какканнар...    Үткән бер тәүлек эчендә республикада 29 мошенниклык очрагы теркәлгән һәм кешеләр 9 миллион сум акчаларын югалтканнар.

9 миллион сумнан колак какканнар...
9 миллион сумнан колак какканнар...

Үткән бер тәүлек эчендә республикада 29 мошенниклык очрагы теркәлгән һәм кешеләр 9 миллион сум акчаларын югалтканнар.

   Уфаның хокук сакчыларна 21 яшьлек кызкай мөрәҗәгать иткән: мошенниклар аны 1 миллион 328 мең сум акчасыннан яздырганнар икән.

   Эш шунда, бу зыян кылучылар кызга шалтыратканнар һәм криптовалютага акча салып, бик күп керем алырга тәкъдим иткәннәр. Аларга ышанып, ул банктан 508 мең сум кредит алган, шуңа үзендә булган 820 мең сумны да кушкан һәм... мошенниклар әйткән исәпкә күчергән.

   “Хөрмәтле гражданнар! Сак булыгыз! Мошенниклар республикада яшәүчеләрнең миллионнарча сум акчасын урлый”,- дип кисәтә безне хокук сакчылары.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: