Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль , 15:36

Русия Банкы заёмщикларны уйланылмаган кредитлардан саклап калачак

Әйбәт булыр иде...

Бүген, 1 июльдә, Русиядә финанс яңалыклары үз көченә керә. Алар арасында финанс хезмәтләрен кулланучыларның хокукларын яклауга юнәлтелгән законнар да бар. Русия Банкының БР буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Кашапов финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклау, әлеге хезмәтләрнең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру финанс базарының нормаль эшләве өчен кирәкле шартлар һәм Русия Банкының өстенлеге булып тора, ди.

Марат Кашапов белдерүенчә, Русия Банкы  ситуацияне даими мониторинглап тора, һәм законнарда җитешсезлекләр барлыкка килү белән, аларны бетерә.

“Мәсәлән, заёмщикларга кредитларны ерып чыгу җиңелрәк булсын өчен бурычларны кайтару тәртибен үзгәртү турында карар кабул ителгән. Исегезгә төшерәбез,  әле кулланучылар кредиты буенча башкарылган түләү суммасы бурычны түләргә җитмәсә, заёмщик тәү чиратта штрафлар һәм пениларны түли, аннары – түләүләрнең агымдагы чоры өчен процентларны,  соңыннан – төп бурыч суммасын.

Хәзер исә, “Кулланучылар кредиты (займы) турында”гы федераль законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, бурычлар килешү буенча киләсе чиратта капланачак: беренче чиратта процентлар буенча бурыч капланачак, аннары –  төп бурыч  буенча бурычлар  һәм агымдагы түләүләр буенча процентлар өчен түләнәчәк, аннары  гына төп бурыч суммасы, неустойкалар (штрафлар һәм пенялар). Яңа тәртип 2024 елның 1 июленнән төзелгән килешүләргә генә кагыла”, – ди Марат Кашапов.

 Тагын бер яңалык  кредитлары булган кешеләргә ярдәм итәр өчен  булдырылган. Бу аларның банкта чираттагы ссуда алырга теләвенә кагыла. 1 июльдән банклар һәм микрофинанс оешмалары заёмщикларның бурыч йөкләмәсен җитдирәк бәяли башлаячак. Әгәр кешенең бурычлары болай да күп икән, чираттагы кредитны ул ала алмаячак һәм бу аны бурыч сазлыгыннан саклаячак. Яңа кредит артыннан мөрәҗәгать итәрдән алда кешегә финанс мөмкинлекләрен үзаллы бәяләргә кирәк һәм әгәр дә кредитлар буенча түләүләр айлык керемнең яртысынн анарта икән, кредит алмау хәерле.

“Шулай ук 1 июльдән финанс оешмалар клиентлар шикаятьләрен тизрәк искә алачак. Җавап өчен срок 15 көнгә кадәр кыскара. Кайсыбер катлаулы очракларда бу срок 25 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин.  Язма рәвештә шикаятьне компания офисында тапшырырга була,  бу эшне  гадәти яисә электрон почта аша да эшләргә мөмкин.  Кайсыбер оешмалар клиентлар белән элемтә өчен өстәмә каналлар булдыра, мәсәлән, мобиль кушымталардагы чатлар. Әгәр шикаятькә җавап билгеләнгән срок эчендә килмәгән икән, шикаятьне Русия Банкына җибәрергә мөмкин. Ул тикшерү оештырачак. Әгәр компаниянең  килешү буенча шартларны үтәмәве  яиә сезнең хокукларны  бозуы ачыкланса, Русия Банкы аны бу хәлне төзәтергә мәҗбүр итәчәк”, – диде Марат Кашапов. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: