Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь , 11:32

Туймазы халкы “Атайсал” проекты буенча мәчет төзегән

Туймазы районының Каран-Бишенде авылында “Бердәм Русия” партиясе активисты, район Советына депутатлыкка кандидат Артем Гыйлаев ярдәме белән төзелгән мәчет ачылды. Аллаһыга чын иман итүче кеше кайда гына булса да дога кыла ала. Әмма “Әл-Бакара” хәдисенә ярашлы, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г. в.) җәмәгать белән намаз уку ялгызлыкта егерме җиде тапкыр башкарудан яхшырак дип әйткән. Өстәвенә, мәчет  кешеләр гыйбадәтханәдә иңгә-иң куеп дога кылганда, үз бердәмлекләрен һәм туганлыкларын истә тотсыннар өчен дә кирәк. Һәм Аллаһы кануннары буенча тынычлыкта һәм татулыкта яшәсеннәр өчен. Халыкның мәчет юнәлешендә ясаган һәр адымы аларга  савап булсын,   дип билгеләп үтте мәчет ачылышында Русиянең Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин. 

Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Радик Вәлиев, Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Райманов, яңа мәчет имамы Миргасим Җәмгытдинов авыл халкын зур вакыйга белән котладылар. Чарада шулай ук төзелешнең төп инициаторы Артем Гыйлаев та катнашты, ул берничә ел элек хатыны Айгөл һәм балалары белән Себердән кайткан.

-Без кайчандыр әти-әниләребез, ата-бабаларыбыз яшәгән кечкенә Ватаныбызга кайттык. Туган йорттан еракта узган еллар үзләрен сиздерде, һәм кайткач, авылда рухи башлангычны торгызырга теләдем. Халык көн саен азанны ишетсен, җомга көннәрендә хөтбә тыңласын, бәйрәмнәрдә җыела алсын өчен  мәчет төзергә карар кылдык. Авыл советы һәм район хакимиятендә безнең башлангычны хупладылар, моның өчен аларга зур рәхмәт, – ди ул.

Туган якларында рухи тормыш сүнмәсен өчен, мәчеттә дога кылу өчен бинадан тыш, балалар һәм өлкәннәрне укыту өчен класс та җиһазландырылган, анда алар гарәп телен һәм Коръән нигезләрен өйрәнәчәк.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: