Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь , 23:43

Дискотекага килегез!

30 июньдә Уфада республика яшьләре көне үтәчәк.

Дискотекага килегез!
Дискотекага килегез!

30 июньдә Уфада республика яшьләре көне үтәчәк.

   Программада: граффити-фестиваль, яшьләр баристы һәм бургермастеры конкурслары, психологик бушану зонасы һ.б. чаралар. Чараны Данила Фиш алып барачак.

   Кунаклар өчен шулай ук интерактив уеннар зонасы, видеоспиннер, 3х3 баскетбол, футбол һәм хоккей симуляторы эшлиячәк. Оештыручылар спортның актив төрләрен яратучыларны роллерлар, самокатчылар һәм паркурщиклар мәйданчыкларында көтеп кала.

   Яшьләр көнендә билгеле сәхнә осталары Inst Rinna, BABEKRISBABE, Lesha Mironov, Sunshine & Vostorg, VITA SAMURAI  һәм Урал тауларының нәкъ үзәгеннән ZAINETDIN этно-шоу чыгыш ясаячак.

   Чараны үткәрү урыны: Агыйдел елгасы яр буе (“Ватан” этнопаркы районы). Керү бушлай.

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: