Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь , 13:02

Башкортстанның асыл егете Тимур!

Ут күрше Татарстанның иман йортларында, дини чараларда якташларны еш очратам. Әлбәттә, күрешкәч- сөйләшкәч, алар белән әңгәмә корып алырга да тырышам. Күптән түгел Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә Тимур Сәлимгәрәевны очраттым.

Башкортстанның асыл егете Тимур!
Башкортстанның асыл егете Тимур!

Ут күрше Татарстанның иман йортларында, дини чараларда якташларны еш очратам. Әлбәттә, күрешкәч- сөйләшкәч, алар белән әңгәмә корып алырга да тырышам. Күптән түгел Казан шәһәренең «Миргазиян» мәчетендә Тимур Сәлимгәрәевны очраттым.

   Үзе тумышы белән Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән булган Тимур Казан дәүләт энергетика университетында белем ала икән. Бик тәртипле, иманлы егет. Аның белән «Өмет» укучыларын да таныштырырга телим.

   -«Миргазиян» мәчетенә еш киләм, ул безнең тулай торакка да якын урнашкан. 16 яшемдә дингә килергә карар кылдым. Әле миңа 19 яшь. Бүгенге көндә яшьтәшләрем арасында әдәпсез, хәмерле тормыш рәвеше алып баручылар да очрый. Тәмәке, кальян тартучылар бар... Минем ул юлны сайлыйсым килмәде», - ди әңгәмәдәшем.

   — Димәк, намазга басуыңа начар юнәлешләргә каршылык йогынтысы ясаган?

— Әйе шулай, ләкин тискәре юнәлешләр генә дә түгел. Миңа дәү әнием, апам исламдагы кагыйдәләрне өйрәнергә, сүрәләрне ятларга ярдәм иттеләр. Намазны калдырмаска омтылам. Уку белән төрлечә була инде. Шулай да изге гыйбадәт өчен вакыт табарга тырышам.

— Хәзергесе көнне намаз бүлмәләре төрле социаль әһәмияттәге оешмаларда да барлыкка килә. Ә менә уку йортында андый бүлмә кирәк түгелме?

– Бик яхшы булыр иде ул, әлбәттә! Бу сорауны күтәрергә кирәктер, дип исәплим. Мондагы мәчеткә без еш кына курсташларым белән киләбез, бергәләп аралашабыз, фикер алышабыз.

   Җавапларың өчен рәхмәт, Тимур! Алга таба да иманлы, инсафлы булып кал. Исән-сау бул!

Юлай НИЗАЕВ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: