Җәмгыять
21 июнь 2024, 07:44

Кемнәр бушлай йөриячәк?

2024 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертеләчәк.

Дәүләт Җыелышы депутатлары күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар өчен транспортта бушлай йөрү хокукы бирүче закон кабул итте.

   Законга ярашлы, уку көннәрендә укучылар шәһәр җәмәгать транспортында: трамвай, троллейбус һәм автобуста көненә ике тапкыр бушлай йөри алачак. Ташлама тик шәһәрдә яшәүчеләр өчен генә каралган, Гаиләнең кереме исәпкә алынмый.

   Депутатлар законга кертелгән бу үзгәрешне июньдә пленар утырышта кабул иттеләр. Һәм ул 2024 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертеләчәк.

   Исәпләүләр буенча, әгәр күп балалы гаиләдә ике укучы бала икән, аларның һәркайсына аена уртача 1768 сум акча бүленәчәк. Шулай итеп гаилә 3,5 мең сум акчаны янга калдыра алачак.

   Моннан тыш, күп балалы гаиләләрнең, кайда яшәүләренә карамастан, шәһәр һәм муниципаль музейларга, күргәзмәләргә, ял һәм мәдәният паркларына бушлай керү хокукы бар.

Фото: guide.travel.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас