Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июнь , 11:52

“Дәүләт бүләкләре стимул бирә”

Табибларга медальләр тапшырдылар.

Табибларга медальләр тапшырдылар.

 

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Табиблар көне уңаеннан үз һөнәренә тугры табибларны бүләкләделәр.

Табиблар һәм шәфкать туташлары “Сәламәтлек саклауда фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды. Ак халатлы изге җанлы кешеләргә лаеклы бүләкләрен министр урынбасары  Иштуков Р.Р. тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында республика районнары һәм шәһәрләрендә сәламәтлек саклау өлкәсендә күп еллар хезмәт салучы ир-егетләр һәм хатын-кызлар иде. Тантана башланганчы мин берничә табиб белән аралашып алдым.

Ильза Рәхимҗан кызы Губаева Уфаның 13 санды дәваханәсендә дүрт дистә елдан артык намуслы хезмәт сала. Геронтолог буларак (өлкән яшьтәге, 60 яше тулган кешеләрнең биологик, социаль һәм психологик картаю аспектлары буенча белгеч),  картлык үзенчәлекләре, аларга каршы дәвалану, саклану чаралары  турында мавыктыргыч мәгълүмат биреп өлгерде.

Заһир Әхнәф улы Самиков Дүртөйле үзәк дәваханәсендә теш табибы булып эшли.  Өч дистә елдан артык хезмәт стажына ия белгеч гомерлек һөнәренә армия хезмәтен тутырып кайткач килә. Бүген инде ул пациентларның ышанычын яулаган абруйлы белгеч. Табиб поликлиниканың яхшы тәэмин ителгән булуын, дәвалау һәм хезмәтләндерү өчен бөтен шартлар да булдырылганлыгын, медицина материалларының яхшы сыйфатлы булуын белгели. Тешләрнең сәламәтлеге турында аңлату эшләренең мәктәпләрдә киң алып барылуы кешеләрдә эстетик  зәвык һәм сәламәтлеккә җитди караш тәрбияли, ди.

 “Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы” дигән мактаулы исеме, Почет грамоталары янына бүген Заһир Әхнәф улының “Сәламәтлек саклауда фидакарь хезмәте өчен” медале өстәлде.  

- Бу бүләк, – диде табиблар, – арытаба да тырышып эшләргә, пациентларга ярдәм итәргә дәртне арттырып, зур стимул биреп тора.

 

Автор фотоларында: И. Р. Губаева, З. А. Самиков.

“Дәүләт бүләкләре стимул бирә”
“Дәүләт бүләкләре стимул бирә”
“Дәүләт бүләкләре стимул бирә”
“Дәүләт бүләкләре стимул бирә”
“Дәүләт бүләкләре стимул бирә”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: