Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июнь , 13:05

Бурычны кайтармасалар, нишләргә?

Абыйга бурычка 250 мең сум акча биреп торган идем...

Бурычны кайтармасалар, нишләргә?
Бурычны кайтармасалар, нишләргә?

   Абыйга бурычка 250 мең сум акча биреп торган идем. Ул аның яртысын гына кире кайтарды һәм “мин шулкадәр генә алдым”,-ди. Мин хәтта судлашырга әзер. Минем судта җиңеп чыгу мөмкинлегем бармы?

   “Бер кешенең икенчесенә бурычка акча биреп торуының төп дәлиле булып бурычка алу турындагы язу тора. Аны гади язма рәвештә дә теркәргә була,- ди бу уңайдан адвокат Александр Щербинин.- Әгәр эш судка ук барып җитсә, әлеге документ төп роль уйнаячак. Кемнәрдер шаһитлар күрсәтмәсенә ышаналар. Ләкин суд тәүге чиратта кәгазьдә язылганга игътибар бирә.

   Шул сәбәпле, бурычка кулакча бирүне дә киңәш итмим. Акчаны бурычка бирү өчен күчергән вакытта исә түләүнең нәрсә өчен икәнен билгеләргә онытмагыз. Әгәр ике як бурыч мәсьәләсендә мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә фикер алышканнар икән, бу да судта дәлил булачак.

Фото: ryady.ru

                                    

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: