Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июнь , 19:15

Батырларыбыз турындагы истәлек мәңге сакланыр

Брест шәһәрендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга мемориаль такта ачылды.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Русия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортостан Республикасы вәкиле Константин Климин Бөек Ватан сугышы елларында Брест җирләрен саклаучылар һәм азат итүчеләр истәлегенә мемориаль гранит такта ачу тантанасында катнашты.

Ачылу кысаларында Константин Климин Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбировның сәламләү мөрәҗәгатен укыды, анда ул белорус халкына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында истәлекне саклау буенча куйган тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: