Республика Башлыгы боерыгы белән 1 июльдән коммуналь хезмәтләр күрсәтү хакы 13,6 процентка арта.
Мәсәлән, кулланылган суны түгү – 12,6 процентка, су бирү – 12,4 процентка, газ өчен – 11,2 процентка, җылыту өчен – 10,9 процентка, электр энергиясе һәм чүп чыгару өчен хакларның 8,7 процентка арту көтелә.
Тарифлар буенча дәүләт комитеты башлыгы Светлана Бурдюк әйтүенчә, электр өчен тариф 35 тиенгә (1 кВ/сәгатенә 4,36 сум), газ 96 тиенгә (1 куб өчен 9,5 сум) арта. Уфа өчен салкын һәм кайнар суның кубометры 3,88 һәм 23,17 сумга артачак (нәтиҗәдә, 35.1 һәм 226,95 сум), түгелгән су өчен 4 сум чамасына (1 “куб” өчен 34,8 сум). Индексациядән соң чүп чыгару өчен түләү Уфада бер кешегә 97,89 сум тәшкил итәчәк.
Тарифбуенча дәүләт комитеты искә төшерә: коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүләр күләменең уртача индексын үзгәртү Русия Хөкүмәте тарафыннан 10,9 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бу саннан тайпылу 4,9 проценттан да артырга тиеш түгел.
Фото: pravo.ru