Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь , 12:58

Кредит каникулы. Ул кемгә бирелә?

Кайсыбер категория кешеләргә кредит каникулларын озайту мөмкинлеге бирелгән.

Кредит каникулы. Ул кемгә бирелә?
Кредит каникулы. Ул кемгә бирелә?

Кайсыбер категория кешеләргә кредит каникулларын озайту мөмкинлеге бирелгән. Моңа кемнәр өмет итә ала?

   Балалары булган гаиләләргә ипотека килешүе буенча кредит каникуллары срогын 18 айга кадәр озайту мөмкинлеге бирергә мөмкин. Финанслар министрлы әнә шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган.

   Кредит килешү чорында гаиләләр ипотека түләү срогын чиктерү буенча тик бер генә тапкыр  - икенче яки аннан соңгы бала туганнан соң 180 көн эчендә мөрәҗәгать итә алалар.

   Шул ук вакытта каникулның 7нче аеннан алып 18нче аена кадәр банк займ белән файдаланган өчен процентлар исәпләргә хокуклы булачак, диелә закон проектына бирелгән аңлатмада.

   “Әлеге көндә, әгәр дә кеше авыр тормыш хәлендә калган икән, ул 6 айга кредит каникуллары бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала,- ди юрист Вячеслав Курилин.- Бу чорга кредит түләүне кичектереп торырга, яки аның күләмен киметергә мөмкин.

Фото: rus.bashgazet.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: