Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь , 12:52

Кайда куркынычрак?

Бүгенге көндә Башкортстанда рәсми рәвештә 148 пляж эшли.

Кайда куркынычрак?
Кайда куркынычрак?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча башидарәсе начальнигы Марат Латыйпов хәбәр итүенчә, соңгы 5 ел эчендә суда үлү очраклары күбрәк Уфа шәһәрендә, Уфа, Краснокама, Мәләвез, Учалы һәм Стәрлетамак районнарында теркәлгән.

   -Болар – халык күпләп яшәгән һәм сулыклары күп булган урыннар, - дип аңлата моны ведомство башлыгы.

   Бүгенге көндә Башкортстанда рәсми рәвештә 148 пляж эшли, 13ендә ачылуга әзерлек бара. 264 сулыкта шул тирәгә якын яшәүчеләрнең су керүләре ачыкланган. Анда пляж ачу мөмкин түгел, шуңа да ул урыннарда хәвефсезлекне коткару постлары тәэмин итәчәк. Шуны да истә тотарга кирәк: быелдан алып коткаручыларга су керүне тыючы һәм искәртүче игъланнарбулган урында коенучыларга штраф салу хокукы бирелде.

   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, ел башыннан алып Башкортстан сулыкларында 24 кеше батып үлгән, шуларның өчесе – балалар. Кече суднолар белән бәйле вакыйгада ике кеше вафат булган. 2023 елның 1 июненнән алып 31 августына кадәр суда 86 кеше, шул исәптән 9 бала баткан булган.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: