Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июнь , 15:27

СВОдагы якташларыбызга ярдәм итә алар

Ярый әле дөньяда  шундый хәстәрлекле һәм кайгыртучан кешеләр бар. 

Стәрлетамак районы партиячеләре, тарафдарлары һәм активистлары махсус операция зонасындагы ир-егетләребезне даими кайгыртып торалар.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннең беренче көннәрендә үк  Загородный авылында яшәүче активистлар Радик һәм Гөлнур Мөстакимовлар СВОдагы якташларыбызга ярдәм итә. Алар “Шьём и вяжем для Наших Башкортостан” төркеменә кушылган һәм үзаллы толстовкалар, футболкалар, җиңле футболкалар, башлыклар һәм башка хәрби экипировка тегә.

Гөлнур Кәшфелислам кызы – профессиональ тегүче, ул социаль челтәрләр аша мобилизацияләнгән якташларыбыз өчен бушлай кием тегүче  “Шьём и вяжем для Наших Башкортостан” волонтёрлар төркеме төзү турында белгән. Ул ире белән бу хакта киңәшләшә һәм хәрәкәткә кушылырга уйлый.

Ир белән хатын өйдә эшли, монң өчен алар бер бүлмәне остаханә итеп оештырган. Тукымалар, фурнитура һәм җепләр белән битараф булмаган һәм ярдәмчел кешеләр булыша.

Күптән түгел генә осталар снайперларыбызны дошман күзенә күренмәслек итүче “Шүрәле” эксперименталь маскировка костюмын уйлап чыгарган. Костюмнарның беренче партиясен егетләрегә тапшырганнар да инде.

-Без теккән киемнәр белән хәрбиләребез туган йорт көчен һәм җылысын да ала, – дип ышаналар Радик һәм Гөлнур Мөстакимовлар.

–- Радикка һәм Гөлнурга һәм сугышчыларга ярдәм итүдә катнашкан барлык авыл халкына зур рәхмәт. Бергә без – зур көч! - дип билгеләп үтте “Бердәм Русия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: