Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь , 13:59

Владимир Путин "Геройлар вакыты" программасында катнашучылар белән очрашты (ВИДЕО)

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Владимир Путин Подмосковьеның  Солнечногорск шәһәрендә “Сенеж” Идарәсе остаханәсендә “Геройлар вакыты” белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты. Бу программа Русия Президенты инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм  Русия Федерациясе Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Дәүләт идарәсе югары мәктәбе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Программаның максаты – киләчәктә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләячәк махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан югары квалификацияле, компетентлы идарәчеләр әзерләү. 83 кеше инде беренче агымда белем ала.

Русия Президенты ассызыклаганча, безнең илдә һәрвакыт үзләрен кызганмыйча Ватанга хезмәт итәргә, аны якларга һәм арттырырга эчке карар кабул иткән кешеләр булган.

Башкортстаннан 23 катнашучы “Геройлар вакыты” программасына керде һәм киләсе агымнарда укый башларга әзерләнә. 

Автор: Әлфия Батырова. 

 

Читайте нас: