Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь , 11:06

Республика "Сәяхәт ит!" форумында җиңүче булды

“Сәяхәт ит!”  туристлык форумында  күргәзмә стендының “Иң яхшы җәлеп итү программасы” номинациясендә Башкортстан беренче дәрәҗә лауреаты булды. Экспозицияне Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәмендә Туризмны үстерү үзәге әзерләгән.

– Республика әлеге мөмкинлекне төбәкнең туристлык потенциалын күрсәтү өчен актив куллана. Башкортстанның күрсәтерлек һәм горурланырлык нәрсәләре бар. Быел республика стенды вакыйгалы чараларга багышланды. Без шулай ук бу җәйге сезонда туристик маршрутларны һәм ял итү урыннарын тәкъдим иттек, – дип аңлатма бирде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко. Чара 2024 елның 12-16 июнендә Мәскәүдә ВДНХда Русия Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узды. Русия төбәкләренең урам экспозицияләре кунакларны туристлык потенциалы белән таныштырудан тыш, махсус тавыш бирүдә дә ярышты.

"Сәяхәт ит!" туристик форумына килүчеләрнең һәрберсе фестиваль мәйданчыгында иң яхшы стендны сайлаганда үз тавышын калдыра алган. Шулай ук тавыш бирү түбәндәге  номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләде:

 – Күргәзмә стендының иң яхшы визуаль бизәлеше;

– Урнаштыру стендында иң яхшы эксперт консультациясе. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: