Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июнь , 14:09

Газета сүзе кайдан килеп чыккан?

Кичә Башкортстан журналистлары көнен билгеләдек.

Газета сүзе кайдан килеп чыккан?
Газета сүзе кайдан килеп чыккан?

   Кичә Башкортстан журналистлары көнен билгеләдек. Республиканың күпсанлы матбугат хезмәткәрләре өчен зур һәм мәртәбәле бәйрәм бу, ләкин менә “газета” сүзенең кайдан килеп чыкканын күпләребез белмидер дә әле...

   VII гасырдан башлап Кытайда”Ди бао” (“Башкала хәбәрчесе”) исемендәге газета чыгарыла башлый.

   1563 елда Венециянең үзәк урамнарында “Язылган яңалыклар” куя башлыйлар. Аларда Венеция белән күп еллар сугыш алып барган төрек солтаны Сөләйман IIнең армиясе һәм флоты хәрәкәтләре турында хәбәрләр бирелә. Шул яңалыкларны укыган өчен кечкенә бәяле акча – газетта түләгәннәр. Шуннан чыгып “Язылган яңалыклар”ны да “газета” дип йөртә башлаганнар.

 Русиядә исә иң тәүге кулдан язылган газета “Куранты” 1621 елда чыга башлый. Ә беренче басылган “Ведомости” Петр I патшалык иткән чорда, ягъни 1703 елда дөнья күрә.

   Безнең “Өмет” исә “Куранты” газетасының беренче саны чыкканнан соң 370 ел үткәч кенә басыла башлаган булып чыга, дуслар!

Фото: golosagorodov.info

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: