Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь , 19:07

Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!

Сабантуйда соңгы тапкыр кайчан булдыгыз?

Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!

Сабантуйда соңгы тапкыр кайчан булдыгыз?

Сабантуй. Басу уңганнары язгы чәчүгә төшсә, авылдан чыккан һәр кешенең күңелендә милли бәйрәмебезнең кайчан, кайда уздырылачагы турында сорау күңелне кытыклый башлый. Республика Башлыгы Сабантуйлар графигын раслауга, халык план кора.  Шулай, авыл уңганнары – иген үстерә, безгә – бәйрәме тансык. Хәер, шәһәрдә яшәүчеләргә дә ел саен тәтеми ул бәхет. Кемдер соңгы елларда бертөрлелеккә тартым бәйрәмнән йөз дә чөерә башлады бугай. Сабантуй элекке Сабантуй түгел инде хәзер, соңгы елларда “сабаншоу” ул, имеш. Кем әйтмешли, “чакырулы”  булгач, соңгы тапкыр кайчан Сабантуйда булганымны да онытып бетерү  сәбәпле, быел мин аны барып күрергә булдым.

 

Пьедесталны гади хезмәткәрләр бизи!

Чакмагыш районының Кәшәк дигән кечкенә, әмма хозур табигатьле авыл янында урнашкан Сабантуй мәйданы ел да шулай бер гөрләп ала. Гадәт буенча, Сабантуйны ачып, аның әләме күтәрелде. Район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев райондашларны, кунакларны тәбрик итте, авыл хуҗалыгы уңганнарына рәхмәт һәм котлау сүзләрен ирештерде. БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Соколов, Чакмагыш якташлар берлеге рәисе Фәрит Гыйндуллин якташларга җылы теләкләрен ирештерде. Бәйрәмнең махсус кунагы,  Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Чакмагыш районы уңганнарының фидакарь хезмәтенә зур бәя бирде һәм игенчелектә, терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәтчәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында сабакташым, үзе сабыр, үзе уңган сыер савучы Илдария Даукаеваның да булуын күреп сөендем, шунлыктан Сабантуйга хөрмәтем дә артты – пьедесталда хезмәт кешеләре!

Районда халык хуҗалыгы тармагын иң катлаулы чорда да саклап калган, бүген исә көннән-көн үсешкә баручы,  гаҗәеп булдыклы тырыш вә уңганнардан торган дистәгә якын хуҗалык һәм оешма-предприятие вәкилләре элеккечә матур итеп оештырылган  парадта кунакларны сәламләп узды.  Аннары уеннар, ярышлар башланды.

 

        Дустың булгач, шундый булсын!

Елкычылык иң зур чыгымнар таләп итүче тармак булса да, Чакмагыш районында элекке традицияләрне саклап, чаптар, юртак атлар асрауга игътибар кимеми. Ат ярышлары булмаса, Сабантуй буламыни инде ул!

 Үткәннәрдән бер генә истәлек – безнең “Коммунизм” колхозында Расих абый Галимов дигән “ат җене кагылган” рәис булды. Берсеннән-берсе шәп атларны әллә кайлардан алып кайта иде ул. 80нче елларда “Записка”, “Перепев” кебек һ.б. юртакларыбыз һәрвакыт призлы урыннарны ала иде. Менә шул елларда без дә машина кузовына утырып, Сабантуйга килә идек. 

Ат ярышлары быел да Сабантуйның үзәк чарасы булды. Аларда унөч чаптар һәм уналты юртак катнашты. И, бу хозур күренеш, онытылмас мизгелләр!.. Бу кадәр нәфислекне, матурлыкны биргәч тә биргән Ходай бу малкайларга! Биючеләрмени, кайберләре аякларын шулкадәр матур ташлап юрта – торганы бер балет! Алмачуар, җирән кашка, туры атлар белән Сабантуй мәйданы дәрәҗәле вә тантаналы төс алды, ярышлар искиткеч матур барды. Иң мөһиме – бер ат та, кеше дә зыян күрмәде, узышлар матур тәмамланды.

Юртаклар ярышында “Арабика” кушаматлы дусты белән  Рузил Мостафин (“Победа” АХК) I урынны яулады. II урында “Монблан” белән Александр Машинец (“Байбулат” җәмгыятеннән), III урында “Флоренсия” белән Данияр Хуҗаголов (“Заря” АХК).

Чабышкылар арасында I урын – “Шэрен” айгырын иярләгән Линар Хөснетдинов (“Байбулат”АХК), II урында – “Леди Монро” Искәндәр Шәрифҗанов (“Победа”), III урынны “Гера Джой”  Роберт Хафизов (“Ленин” АХК) яулады. 

 Атларга тугры кешеләр алдында баш иярлек ул!  Әнә бит, егетләрнең берсенә дусты баскан җирендә биеп торучы шәп ат бүләк иткән һәм, егетебезнең канатлары үсеп китеп, кабат ярышларда катнаша башлаган. Менә мондый дуслык могҗизалар тудыра!

       Атлы ярышларның тагын бер кызыклы төре халыкның игътибарын аеруча җәлеп итте: тугыз хуҗалык бригадирлары, старт бирелүгә атларын җигеп, мәйданны кемузардан урап чыгарга тиеш иде. Бу егетләрнең җитезлеге, арбага аягүрә басып, дистанцияне “очып” үтүләре шаккатмалы матур күренеш булды.  Кемдер әле камыт кына кидереп маташканда җигүле арбасында аягүрә җилдергәннәр, әлбәттә, финишка беренче булып килде.  Авылы урамыннан да бригадир көн дә шулай җилдереп узса, кем йоклап ятсын? “Безнең бригад ярышларда алдынгылыкны бирми”, дип җырлап эшли андыйлар!

 

Сабантуй “шоу”мы, әллә?..

Чакмагыш Сабантуена әзерлек барышында аның милли бәйрәмебез булуына да зур игътибар бүленгән. Күркәм йолаларыбызны дәвам итүче, заманча кызыклы элементлар белән баетылган ике дистәдән артык уен һәм бәйгеләр белән мәйдан гөр килеп торды, кунакларга дәрт өстәде,  бүләкле итте, бәйрәмне кабатланмас тәэссоратларга чорнады.

Кайсы Сабантуй җыр-моңсыз үтсен инде? Бәйрәм үзешчән сәнгать осталары, кунаклар, балалар чыгышлары белән үрелеп барды.

Ә иң ахырда барлык җиңүчеләрне тантаналы шартларда бүләкләү булды. Һәм, мөһимнәрнең мөһиме – бу көнне һава торышына зур “бишле” куелды – болытлап торса да, халык алдан хәстәрлек күреп алып килгән кулчатырларның кирәге чыкмады. Бәйрәмне оештыручылар Сабантуй беткәнче яңгыр яумасын, дип теләгән, дип тә сөйләнеп тордылар. Чакмагыш уңганнарының теләк-гозерен күктәге кәнсәләрдә дә ишеткәннәр, күрәсең...

Чәчү эшләре тәмам. Сабантуйлар узды. Инде илләр тыныч булсын, тулпарларны гына түгел, тимер атларны да кыю иярләгән ир-егетләребез мул уңышлар җыеп алсын. Ә Сабантуйларның эчтәлегенә килгәндә, ул оештыручылардан тора. Миңа калса, шундый бәйрәмне мирас иткән ата-бабаларга, бүген безне икмәкле-сөтле итүче уңганнарга рәхмәт белдерү өчен иң изге көн ул!

 

Автор һәм Лиана Ханмурзина фотолары.

Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Чакматаш уңганнары бәйрәмдә дә сынатмый!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: