Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь , 17:34

Биредә ял иткәнегез бармы?

Уфаның “Нур” театры янындагы гүзәл аллея хакында сүзем.

Биредә ял иткәнегез бармы?
Биредә ял иткәнегез бармы?

Уфаның “Нур” театры янындагы гүзәл аллея хакында сүзем.

   Кичә театрда “Хатын түгел, аждаһа” спектаклен караганнан соң, театр янында гына гөл-чәчәкләргә күмелеп утырган “Прокурорлар аллеясе”нә төштек әле һәм биредәге гүзәллеккә сокланып туя алмадык.

   2021 елда, аллея ачылган гына көннәрдә, мин бирегә килеп Уфа шәһәре хакимияте хезмәткәрләре һәм “Нур” драма театры артистлары белән берлектә күләмле язма эшләгән идем. Ул көннән алып шактый вакыт үткән һәм бүген килеп аллея уфалыларның һәм башкала кунакларының яраткан ял урынына әверелгән.

   Аллеядә чып-чын чишмә ага һәм кечкенә буачык та эшләнгән. Ә анда... кечкенә һәм бер генә бөртек бәбкәсен ияртеп кыр үрдәге йөзеп йөри. Шундый матурлар инде үзләре.

Фото: ufa-news.net

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: