Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь , 18:32

Башкортстан журналистлары чын батырлык һәм гайрәтлелек күрсәтә

     Бүген “Башкортстан” дәүләт концерт залында узган “Медиайыйын”да Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай диде. 

Башкортстан журналистлары чын батырлык һәм гайрәтлелек күрсәтә
Башкортстан журналистлары чын батырлык һәм гайрәтлелек күрсәтә

Бүген “Башкортстан” дәүләт концерт залында узган “Медиайыйын”да Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай диде. 

   Бу зур чара республика басмаларының баш мөхәррирләрен, барлык киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистларын, бу өлкәдәге экспертларны бергә җыйды. “Медиайыйын”да журналистика тармагындагы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде, фикер алышулар булды.

   Республика Башлыгы республика журналистларының эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.

   Радий Фәрит улы барлык матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм бүген журналист хезмәтенең аеруча мөһимлеген ассызыклады.

   -Башкортстанда бик зур журналистлар, телекорреспондентлар, нәшриятчеләр, блогерлар армиясе хезмәт сала. Һәм мин безнең республикага бик кирәкле хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм,- диде Радий Хәбиров. - Тәүге “Медиайыйын” моннан 4 ел элек, ковид вакытында, гаять авыр чорда үткән иде. Сезнең аша без халыкка кабул ителгән чикләү чаралары турында аңлаттык. Ул чакта күп уйдырмалар - фейклар барлыкка килде, ләкин сез халыкка дөресен аңлатып, чын журналист батырлыгы күрсәттегез.

   Республика Башлыгы әйтүенчә, тармакка ярдәм чаралары күрсәтелә, мәсәлән, 2025 елда Матбугат йортына капиталь ремонт эшләнәчәк. Әлеге вакытта проектлау эшләре бара.

   Шаһит Ходайбердин исемендәге премия күләмен арттыру, шулай ук 20 журналист премиясен булдыру турында да әйтелде чара барышында.

   -Сугышчылар арасында да сезнең коллегалар бар, алар СВОга барып аннан репортажлар әзерли һәм шуның белән зур батырлык күрсәтә,- диде Радий Фәрит улы.- Сугышчылар сезгә башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерә.

   Чара барышында республика Башлыгы күрсәткән хезмәтләре өчен журналистларга рәхмәт белдерде һәм иң лаеклыларга Башкортстан республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: ruj.ru

  

   

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: