Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь , 11:14

“Без ул чорның лаеклы варислары булырга тырышабыз”

Диде кичә Радий Хәбиров. 

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Уфаның туган көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласына чәчәкләр салды. Биредә үк ул 1974 елны салынган “Вакыт капсула”сын ачу тантанасында катнашты.  Вакыт капсуласы – элекке буыннарның киләчәк буыннарга язып калдырган хәбәре.

Капсула идеясен шәһәр комсомол комитеты секретаре Валерий Ижорский тәкъдим иткән. Ул чордагылар хатирәләре буенча, капсула үзе ярты метр озынлыктагы төргәкне хәтерләтә. Аны Башкортстанда коелган чуен корпуска салганнар.

–Без тарихи вакыйгада катнашабыз. 50 ел элек, республикабыз башкаласы Уфаның 400 еллыгын бәйрәм иткәндә “Вакыт капсула”сы салынды.  21 гасырда яшәүчеләргә язып калдырылган  бу хатны без, ата-бабаларыбыз васыять иткәнчә, бүген ачабыз, – диде Радий Хәбиров. – Бу идеянең авторы һәм капсуланы салуда катнашканнарны үзгә бер җылылык белән сәламлисем килә. Менә алар – ул чордагы комсомол җитәкчеләре һәм активистлары, хөрмәтле ветераннар Наил Бәхтизин, Фәнүз Насретдинов. Бүген бу тантанада катнашуыгызга без бик шат.

Радий Хәбиров һәрвакыт өлкән буынның хезмәт казанышларына зур хөрмәт белән каравын, еш кына тарихи хроникага мөрәҗәгать итүен, Совет кешеләренең грандиоз төзелешләренә, җиңүләренә, уңышларына һәм казанышларына соклануын билгеләп үтте. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: