Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь , 11:45

Руль артына утырыр алдыннан дару эчәргә ярыймы?

Югыйсә правасыз калуың бар бит, диләр. Дөресме шул?

Руль артына утырыр алдыннан дару эчәргә  ярыймы?
Руль артына утырыр алдыннан дару эчәргә ярыймы?

    Машина руле артына утырыр  алдыннан аллергиядән кулланыла торган супрастин эчсәң, правасыз калуың бар, диде танышым. Ул хаклымы?

                                    Азат Гимазетдинов.

  Әгәр шоферның канында Русиядә тыелган, наркотик һәм психотроп матдәләр исемлегендә булган препарат табылса,  суд машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә ала. Бүгенге көндә ул исемлектә  даруханәдә сатып алып була торган дарулар юк.

   Әмма күптән түгел Сәламәтлек саклау министрлыгы водительләр өчен тәкъдим ителмәгән препаратлар исемлеген бастырып чыгарды. Анда гадәти, рецептсыз сатыла торган дарулар да бар – аларны куллану шоферның реакция тизлегенә тәэсир итә һәм йоклата торган эффект тудыра ала. Мәсәлән, терафлю, нурофен, кетанов, спазмалгон, супрастин, кларитин.

    "Әлегә бу тәкъдим  ителгән исемлек кенә, - дип ассызыклый Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов. - Әлеге даруларны кабул иткән өчен беркемне дә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә ярамый”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: