Ябыктым, йөземә пластик операция ясаттым. Хәзерге кыяфәтем паспортымдагы фотога бөтенләй ошамаган. Бәлки, паспортны алыштырырга кирәктер?
Илүзә. Күмертау шәһәре.
Законда тышкы кыяфәтне үзгәрткән, шул исәптә пластик операция ясаткан өчен паспортны алыштыру каралмаган, - ди бу җәһәттән юрист Марина Захарова. - Әмма паспорт ул – шәхесне раслаучы төп документ. Әгәр бу үзгәрешләрдән соң, тышкы кыяфәтегезне паспорттагы фотогызга карап, тану авыр булса, сездә даими проблемалар булачак. Ә бу инде паспортны алыштыру өчен сәбәп дип уйлыйм.
Фото: nogtipro.com