Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь , 19:45

Озак вакытлы саклык акчалары программасында катнашу отышлымы?

Бүген  Русия Финанс министрлыгы белгечләре  Түбән Новгородта үткән озак вакытлы саклык акчалары  программасы буенча мәгълүмати-аңлату эшләре буенча онлайн-киңәшмә үткәрделәр.

Озак вакытлы саклык акчалары программасында катнашу  отышлымы?
Озак вакытлы саклык акчалары программасында катнашу отышлымы?

Онлайн-киңәшмәдә  Идел буе федераль округының 12 субъекты журналистларына, шул исәптән Башкортостанга да, югарыда атап үтелгән программаның  нечкәлекләрен аңлаттылар. Бу программа илдә  ел башыннан эшли башлады һәм биш ай эчендә аңа 500ләп кеше керде. Әлеге программада гражданнарның катнашуы ирекле нигездә, әмма анда илнең теләсә кайсы балигъ булган кешесе катнаша ала. Чөнки ул үз эченә , шәхси инвестиция счетлары һәм ирекле пенсия страховкасы  өчен хас булган берничә үзенчәлекне берләштерә. Финанс министрлыгында аңлатуларынча, бер яктан, бу салым преференцияләре һәм дәүләттән взносларны финанслау, ә икенче яктан – катнашучы алачак  инвестиция кереме һәм акчаларны иминиятләштерү.

Финанс сәясәте Департаментының дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын җайга салу бүлеге башлыгы Наталия Каменская программа буенча акчаларны төрле максатларда – балаларны укыту, күчемсез милек сатып алу яки бизнесны үстерү өчен, шулай ук якыннарны  пенсия белән тәэмин итү өчен кулланырга мөмкин, дип билгеләп үтте.

Өстәвенә, программада катнашу бары тик НПФ аша гына мөмкин, анда үзеңә, балаңа яки туганнарыңа счет ачарга мөмкин.  Илдә барлыгы 35 НПФ эшли.

Наталия Каменская аңлатуынча, программа бурычларының берсе – озак  вакытлы саклык акчалар  культурасын тәрбияләү. Ул  “моның  Русия Президентының милли максатлар турындагы указында һәм аннан да бигрәк, дәүләт башлыгы кушуы буенча гражданнарның тупланмаларын шушы программада  финанслау срогы 3 елдан 10 елга кадәр арттырылачак”, диде.

 Һәрбер русияле  программага керергәме, юкмы – үзе хәл итә, шулай ук үзе өчен уңайлы булган взнос күләмен һәм аны түләү вакытын билгели, НПФ сайлый. Аннан пенсия алды яшендәге кешеләр дә, пенсионерлар да файда алачак.  Программада катнашуның минималь вакыты 15 ел тәшкил итә, бу вакыт эчендә тупланмаларны формалаштыру өчен взнослар ясарга кирәк. Акчаны иртәрәк тә кулланырга мөмкин, әмма ул вакыт -  ир-атлар өчен 60 һәм хатын-кызлар өчен 55 яшькә җиткәч.

Автор фотосы.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: